Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 апрель 2019, 14:02

1 апрель – Халыкара кошлар көне

1 апрельдә Халыкара кошлар көне – интернациональ экология бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең вакыты очраклы гына билгеләнмәгән: нәкъ шушы чорда җылы яклардан канатлы дусларыбыз кайта башлый. Өлкәннәр һәм балалар бу көнне су кошларының яшәү урынннарын төзекләндерә, яңа сыерчык оялары, җимлекләр элеп куя.

Россиядә кошлар көне барлыкка килү тарихы бик кызыклы. 19 гасырда безнең илгә килеп ирешкән канатлыларга ярдәм оештыру идеясе игелекле кулларга эләгә. Шушы чорда кошларны саклау чаралары оештырыла, 20 гасыр башына бу эш белән дистәләгән оешма шөгыльләнә башлый. Шәһәрләрдә балалар өчен оешмалар ачыла. Алар мәктәп базасында 9-11 яшьлек балалар өчен оештырылган. Мондый оешмага йөрүчеләрнең баш киемнәрендә оча торган карлыгач эмблемасы ясалган булган.


1910 елда Хортица авылы мәктәп укытучысы Петр Бузук, илдә беренчеләрдән булып, Табигатьне саклау оешмасына нигез сала.


Революциядән соң 1917 елда кошлар саклауны яшь натуралистлар дәвам итә. СССР да 1926 елдан әлеге датаны рәсми бәйрәм буларак билгеләп үтәләр. Ел саен уза торган Кошлар көнен сугыш тоткарлый, әмма 1948 елда хәрәкәт яңартыла. 20 гасырның 60-70 елларында әлеге көнне билгеләү юкка чыга. 1993 елда оешкан Россия кошлар саклау берләшмәсе 1999 елда бәйрәмне яңадан торгыза.

Читайте нас: