Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар
3 — Башкортстанның элекке эчке эшләр министры, Башкортстанның атказанган юристы, генерал-майор Рауль Фәйрузовның тууына 70 ел.
5 — СССРның халык рәссамы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Борис Домашниковның тууына 95 ел.
7 — Суасты көймәләрендә һәлак булганнарны искә алу көне;
— язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Рамазан Өметбаевның тууына 95 ел;
— Русиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, баянчы, профессор Рәҗәп Шәйхетдиновка 70 яшь.
8 — Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне.
9 — Шагыйрь Рафаил Хәфизовка 70 яшь.
12 — Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.
13 — Русиянең һәм Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Нәзифә Кадыйровага 65 яшь.
14 — Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре көне.
16 — СССР Үзәк Башкарма комитеты “Советлар Союзы Герое” исемен булдыру турында карар кабул итүгә 85 ел.
18 — Русиянең хәрби дан көне. Князь Александр Невский җитәкчелегендә урыс гаскәрләренең Чуд күлендә немец рыцарьларын җиңү көне (Боз өстендәге сугыш, 1242).
22 — В. И. Ленин туган көн;
— “Кызыл таң” журналисты, философия фәннәре кандидаты, отставкадагы подполковник, Бөек Ватан сугышы ветераны Рамазан Котышевка 95 яшь.
23 — Башкортстан Милли музее оештырылуга 155 ел.
24 — Яшьләрнең халыкара теләктәшлек көне;
— Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Дамир Галимовка 75 яшь.
25 — Педагогия фәннәре кандидаты, профессор Рәшит Әлмөхәммәтовка 85 яшь;
— Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыкара Төрки академия академигы Галим Хисамовка 70 яшь.
26 — Радиация һәлакәтләрендә һәм казаларында һәлак булганнарны искә алу көне.
27 — Русия парламентаризмы көне.
28 — Җырчы, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясовка 80 яшь.
30 — Янгыннан саклаучылар көне.