Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 март 2019, 16:49

1-7 апрельгә йолдызлар фаразы.

Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә

КУЧКАР. Акча мәсьәләсендә тотрыксызлык – керемнәрең чыгымнар белән чиратлашып барачак. Ял көннәрендә тулысынча күңелеңне биләп алачак хисләргә биреләчәксең.


ҮГЕЗБОЗАУ. Эшеңдә катлаулы проблемаларның очына чыгарсың, шулай ук, күптәнге хаталарыңны төзәтү өчен кулай вакыт. Атна ахырында матур вакыйгалар көтелә.


ИГЕЗӘКЛӘР. Актив эшчәнлек алып бару өчен отышлы чак. Эш нәтиҗәләре элегрәк салынган тырышлыгыңа бәйле булачак. Якыннарыңның ярдәменнән баш тартмасаң, отылмассың.


КЫСЛА. Эшләреңдә уңай үзгәрешләр көтелә. Ял көннәрендә шатлыклы вакыйгалар булачак. Көтмәгәндә генә гашыйк булып, башыңны югалту ихтималы да юк түгел.


АРЫСЛАН. Бик мәшәкатьле, ыгы-зыгылы чор. Байтак кына эшләрең хәл ителми калачак. Шулай да борчылырга урын юк. Якын-тирәдәгеләр арасында абруең үсәчәк, проблемаларыңның күбесе үзеннән-үзе хәл ителәчәк.


КЫЗ. Һәр эшең зур игътибар һәм саклык таләп итәчәк. Яңа керем чыганаклары эзләү, эшчәнлек өлкәсен алыштыру өчен уңайлы вакыт. Мөһим карарга киләчәксең.


ҮЛЧӘҮ. Ялгызларның икенче яртысын табу мөмкинлеге ачылачак. Яңа танышларың хезмәт баскычыннан күтәрелүдә ярдәм итәчәк. Ялларда көтелмәгән вакыйгалар килеп чыгуы ихтимал.


ЧАЯН. Элекке дустанә мөнәсәбәтләрең яңаруы нәтиҗәсендә берьюлы берничә проблемаңны хәл итә алачаксың. Ә кайберәүләргә эшләрен кеше күзенә күрсәтмичә, яшерен генә башкару яхшырак булачак.


УКЧЫ. Бик күп аралашырга туры килә. Эштә күбрәк көч салган саен зуррак уңышка ирешәчәксең. Яңа танышларыңның тормышта кирәге чыгачак. Сәламәтлегеңә игътибарлы бул.


КӘҖӘМӨГЕЗ. Шәхси тормыштагы күңелсезлекләргә дә, шатлыкларга да үзең генә сәбәпче. Җитди карар кабул итү өчен барлык җаваплылыкны үз өстеңә алырга кирәк.


СУКОЯР. Ике арадагы мөнәсәбәтләр нык булсын өчен кайчак юл куя белергә дә кирәк. Эштә синең гаеп белән тоткарланып торучы эшләрне ашыктыр.


БАЛЫК. Мәхәббәт хисләрен җанландыру максатында шәхси тормышыңа үзгәрешләр кертү турында уйлан. Көндәлек вак-төяк мәшәкатьләр арта торган чор.

Читайте нас: