Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 март 2019, 13:33

Сез нинди бием?

Бием булдыгыз яисә булырга әзерләнәсез. Нинди бием булуыгызны белер өчен үзегезне тикшереп карагыз. Уйланыр, нәтиҗәләр ясар өчен бик шәп тест бу. Һәр “әйе” дигән җавап өчен — 2 балл, “юк” дигән җавапка 0 балл куегыз.

1. Минем киленем —үсендерелгән, ялкау хатын-кыз.


2. Минем уемча, ир-егетләр өчен өйләнгәннән соң да, әни беренче урында торырга тиеш.


3. Киленем өйдә берәр эш башкарганда чак тыелып торам. Эш рәтен белә торган кеше түгел ул!


4. Минемчә, бу хатынга өйләнеп, улым зур хата ясаган.


5. Киленем бөтен нәрсәне миңа каршы эшли, сөйли. Аның белән аралашканнан соң еш кына кәефем төшә.


6. Өйләнгәннән бирле улымның миңа бер генә кирәкле әйбер дә бүләк иткәне юк.


7. Яшьләр өлкәннәр сүзенә колак салырга, алар киңәш иткәнчә эшләргә тиеш, дип саныйм.


8. Яшь гаилә ирнең әти-әнисе традицияләрен тормышта нигез итеп алырга тиеш. Югыйсә, ир гомер буе биек үкчә астында яшәячәк.


9. Киленем акча тота белми. Ул аны кулына алу белән туздырырга ярата.


10. Без аның белән оныкларны тәрбияләү яисә башка мәсьәләләрдә еш кына бәхәсләшеп китәбез.


Балларны кушыгыз һәм җавапларга игътибар итегез.


16-20. Сез — бик холыксыз бианай! Сез яшьләргә үзаллы яшәргә, хәтта кайвакыт хаталанырга ирек бирмисез. Киленегез улыгызга туры килмәгән хәлдә дә, аның гомерлеккә дип ясалган сайлавы белән килешегез. Шул чагында улыгыз белән араларыгыз якынаер һәм сез аңа киңәшләр белән ярдәм итә алырсыз.


8-14. Сез, бик күп бианайлар кебек үк, киленегезне өнәп бетермисез. Шулай да үзегезне кулда тота беләсез. Улыгыз моны аңлап тора һәм сезгә рәхмәтле. Киленегез белән мөнәсәбәтләрне яхшырту сездән тора. Аны ничек бар, шулай кабул итегез, улыгызны көнләмәгез. Сезнең арадагы дуслык яшьләр арасын тагын да ныгытачак кына.


0-6. Сез - искиткеч әни һәм бианай! Акыллы, сабыр һәм тыйнак. Сез киленегезне үз кызыгыз кебек яратасыз. Ул сезнең ачуны чыгармый. Киресенчә, яшьләр белән һәр очрашу сезнең өчен бәйрәм. Үзегез изге күңелле булгач, киленегез дә, улыгыз да сезне хөрмәт итәләр, яраталар.




Читайте нас: