Аллергияле кешеләргә, өч яшькә кадәрге балаларга, шикәр диабетлы кешеләргә, ашкайнату системасы авырулары булганнарга саклык белән ашарга киңәш ителә. Әфлисун теш эмаленә зыян китерергә мөмкин. Шуңа да аны ашаганнан соң йә согын эчкәч, тешләрне чистартырга, авызны чайкатырга кирәк.