Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 март 2019, 13:32

Башкортстанда җәй нинди булачак

Әйтик, Башкортстан метеорологлары тикшеренүләре буенча, аларның фаразларының тормышка ашу ихтималы 69-72% тәшкил итә.

Аларның мәгълүматларына караганда, явым-төшем дәрәҗәсе һәм һава температурасының уртача айлык күрсәткечләре күпьеллык күрсәткечләр дәрәҗәсендә көтелә.


Мәсәлән, апрель аенда уртача 3-5 градус җылы һәм 20-40 мм явым-төшем көтелә. Май аенда температура 10-14 градуска кадәр күтәреләчәк, ә явым-төшемнәр саны 50 мм.дан артмаячак июнь аенда уртача температура 16-18 градус тәшкил итәчәк, явым-төшем 50 мм. уртача температура июль аенда 17-20 градуска җитәчәк, ә явым-төшем гадәттәгедән бераз артыграк булачак. Июль өчен узган елларда явым-төшем нормасы 90 мм тәшкил итте.


Августта һава температурасы уртача 14-18 градус тәшкил итәчәк, ә сентябрьдә 8-12 градус. Шул ук вакытта җәйнең соңгы аенда явым-төшем 40-70 мм булачак,ә көз башында - 30-40 мм.


Башкортстанда анамаль җәй көтелми.

Читайте нас: