Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 март 2019, 13:54

25-31 мартка йолдызлар фаразы.

Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә

КУЧКАР. Нәкъ менә шушы атнада холкыңның иң көчле яклары ачылачак. Син – тормышыңның чын хуҗасы. Нәрсәнедер хәл итү, җитди мәсьәләләрне чишү өчен яхшы вакыт. Үзең белән булган хәлләргә фәкать син генә җаваплы.


ҮГЕЗБОЗАУ. Бу атнада аңлашылмаучанлык, шикләнү барлыкка килергә мөмкин. Күңелеңә якын кешеләр белән мөнәсәбәтләрең борчуга салмасын өчен бер-берегездән вакытлыча читләшеп тору ягын кара.


ИГЕЗӘКЛӘР. Ныкышмалылык, үҗәтлек күрсәтергә туры килер. Кышкы йокыдан уянып, барлык көчеңә эшләр вакыт. Үз сүзеңдә нык торырга тырыш, шул чакта уңышка ирешерсең. Күптәннән кул җитми торган эшләрне җиңел генә башкарып куярга җай чыгар.


КЫСЛА. Көчеңнең артуын тоярсың. Ниндидер яңа эшкә алыну теләге туар. Яңа һөнәр, һичьюгы берәр чит тел үзләштерү өчен яхшы вакыт. Тормышыңда мөһим урын алып торган зур эшләрне бу атнага ниятләсәң, үкенмәссең.


АРЫСЛАН. Югарырак вазыйфага үрләгәндә көчле көндәшлеккә юлыгырга мөмкинсең. Ниятләрең барып чыкмаса да, артык борчылма. Карьераң алда әле.


КЫЗ. Күңел түрендә йөрткән кайбер хыялларыңа ирешәчәксең. Соңгы вакытта бик зур тырышлык, сабырлык күрсәткән булсаң, хәзер шуның нәтиҗәсеннән зур канәгатьлек хисләре кичерә алачаксың.


ҮЛЧӘҮ. Мәшәкатьләрең күп булу ял итү мөмкинлеге бирмәячәк. Начар гадәтләреңнән котылу өчен яхшы вакыт. Күптәнге дусларың белән күрешү күңел тынычлыгы бүләк итәчәк.


ЧАЯН. Алдыңа куелган бурычларны үти алачаксың, барлык киртәләрне дә күпләрне шаккатырырлык итеп ерып чыгачаксың. Эш урынын алыштыру турындагы ниятеңне никадәр озаккарак кичектерсәң, шулкадәр яхшырак.


УКЧЫ. Яңа керем чыганаклары турында уйларга вакыт. Бу җәһәттән мөмкинлекләр зур, әмма күп эшләргә туры киләчәк. Тормышыңда, уй-фикерләреңдә ниндидер тотрыксызлык сизелер. Шулай да, ихтыяр көчеңне туплап, эшеңне яхшылап йомгакларсың.


КӘҖӘМӨГЕЗ. Бу атнада көтелмәгән уңыш елмаер. Инде күптән омтылган максатыңа ирешәчәксең. Беркемнең дә сүзенә карамыйча, үзеңә ничек кирәк – шулай эшлә.


СУКОЯР. Яшәү рәвешеңне үзгәртергә ниятлисеңме? Иң элек кирәкмәгән әйберләрдән котыл һәм җан тынычлыгын бозучы кешеләр белән араңны өз.


БАЛЫК. Зур эшләргә тотынырга җыенсаң, иң элек мөмкинлекләреңне барла. Чөнки каршылыкларга түзә алмавың бар. Сабыр бул, шулай гына уңышка ирешә алачаксың.





Читайте нас: