Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 март 2019, 16:04

Кишер кимерегез

Ашамлык һәм эчемлекләрне рухи халәтегезгә карап сайласагыз, үзегезне аз гына булса да рәхәтрәк хис итәрсез. Кайчан, нәрсә ашап, нәрсә ашамаска икәнлеге турында менә нинди киңәшләр бирә алабыз.

Ачулы булу. Ачулы һәм үпкәле булсагыз, чәй һәм каһвә эчмәгез, чөнки алар ул хисләрегезне тагын да көчәйтәчәк. Исерткеч эчем­лекләр исә — ачу хисенең иң якын дусты. Шулай ук, майсыз ит ашамасагыз да яхшы булыр. Ачулы чагыгызда токмач, икмәк, яшел­чә һәм җиләк-җимеш, чик­ләвек ашарга тырышыгыз.
Ялгызлык. Әгәр дә ялгызлык сезнең эчегезне пошыра башласа, помидор, борыч, баклажан, бәрәңге, йомырка ашарга тәкъдим ителә.


Бизү. Әгәр дә күңеле­гездә төшенкелек һәм борчылу тойгысы бар икән, мондый чакта яшел суган ашагыз.
Сагыш. Әгәр тирән сагышка чумгансыз һәм ул хисегез арта бара икән, дөге һәм шикәр турында онытырга киңәш итәбез.


Үз-үзегезгә ышаныч. Башкалар янында ким­сенсәгез, сөйләшүдән курыксагыз, димәк, үз-үзе­гезгә ышанмыйсыз. Ул вакытта әфлисун, мандарин һәм лимон кешегә ышаныч өсти, өмет бирә.
Гайрәт чигү. Һич уйламаганда дустыгыз сезгә хыянәт итте, эш табу өмет­ләрегез юкка чыкты, сөй­гәнегездән аерылдыгыз... Мондый вакытларда кишер ашагыз.
Арыганлык. Әгәр күп эшләүдән арыйсыз икән, табыныгызда борчак ашлары булсын.


Төшенкелек. Әгәр сез төшенкелеккә биреләсез икән, моның дәвасын шоколадтан таба аласыз.



"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: