Беренче фактор — әнинең яше. Тикшеренүләр 25 яше тулмаган хатын-кыздан туганнарның озын гомерлерәк булуын күрсәткән. Яшь арткан саен, хатын-кызның күкәй күзәнәкләрендә мутацияләр башлану куркынычы арта.
Икенче фактор — туу вакыты. Иң уңай ай булып май санала. Статистика буенча, майда туучылар 3,5 елга озаграк яши.
Өченче фактор — яшәү урыны. Балачагын авылда уздыручыларның озын гомерле булу мөмкинлеге
70 %ка арта икән. Галимнәр моны кеше аз яшәгән урыннарда куркыныч инфекцияләр һәм вируслар йоктыру куркынычы түбән булу белән аңлата.
Дүртенче фактор — кешенең холкы. Җаваплы кеше сәламәтлеген кайгырта, стресска бирешми һәм азрак чирли.