Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 март 2019, 12:16

Дәшми дә дәшми

Хәзер балаларның соңрак сөйләшә башлавын белгечләр дә раслаган. Әти-әниләр заманында ук гамәлгә кергән кагыйдәләргә ярашлы, бер яшьлек сабый кимендә ун сүз белергә, ә яшь ярымда җөмлә төзеп сөйләшергә тиеш. Әмма бүген мондыйлар сирәк очрый. Алай гына да түгел, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның 70 процентының сөйләмендә кимчелекләр бар, диләр белгечләр.

Сәбәп нәрсәдә?


Оныкларына карап: “Әтиең яки әниең бу яшьтә җөмлә төзеп сөйләшә белә иде инде”, – дип әйтергә яратучы картәниләр һәм картәтиләр хаклы. Соңгы утыз елны гына алсак та, балаларның сөйләм теле үсешендә тоткарлык сизелә. Ни өченме? Чөнки элек бу кадәр мультфильм юк иде. Әти-әни, әби-бабай сабый белән күбрәк аралашты. Ә телевизор экраныннан сөйләшкән мультфильм персонажларын сабый ишетмәскә дә мөмкин. Дөресрәге, ул аны ниндидер тавыш буларак кына кабул итә, ә аерым сүзләрне истә калдырмый. Бүген бала дөньяны күбрәк төсләр, сурәтләр аша кабул итә. Шуңа күрә аңа үзенә кирәк әйберне дә бармак төртеп яки ничек тә булса сурәтләп күрсәтү җиңелрәк. Мультфильм баланың телен ачарга ярдәм итә, дигән фикерне кискен кире кага логопедлар.

Сабый өч яшьтә җөмлә төзеп сөйләшә белергә тиеш, ди алар. Кызмы ул, малаймы – монысы мөһим түгел. Кечкенә балалар еш кына аерым авазларны дөрес әйтми. Моннан тыш, күбесе кайбер авазларны йә төшереп калдыралар, йә урыннарын алмаштырып әйтәләр. Кайберләренең сөйләме тиз һәм аңлаешсыз була. Сөйләм вакытында бала авызын тиешенчә ачмый, авазлар артикуляциясе көчсез. Моны галимнәр сөйләм органнарының акрын үсеше белән аңлата. Бала сөйләгәндә өзек-өзек, туктаусыз сулыш ала. Авазларны әйткәндәге җитешсезлекләр исә балага тискәре тәэсир итә: ул үз эченә йомыла, кырыслана, тынычсызлана башлый, ә бу акыл үсеше тоткарлануга китерергә мөмкин. Биш яшьлек баланың сөйләм телендә мондый кимчелекләр күзәтелә икән, димәк, кичекмәстән белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Нишләргә?


1. Бала белән мөмкин кадәр күбрәк сөйләшергә кирәк. Аның нинди күлмәк киясе килә? Урамга чыккач кая барачаксыз? Әтисе кайчан кайтачак? Боларның барысы турында да кызыксынып торыгыз.


2. Баланы тыңлый белергә кирәк.


3. Балага мөмкин кадәр иртәрәк күбрәк китап укырга кирәк.


4. Телевизорны сүндерегез. Телевизорны тавышы өчен генә булса да кабызып кую гадәте баланың сөйләм теле үсешенә бик нык комачаулый. Мәсәлән, мондый гаиләләрдә 9 айлык сабыйның үсеше яшьтәшләреннән ярты елга соңара икән.





Читайте нас: