Якты юлдан
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 март 2019, 18:03

Дуңгыздан уңыш көтик

2007 елгы көндәлегемне карап утырам. Нәкъ 12 ел элек – Дуңгыз елы булган ул.

Көндәлегемдә язылганнарга караганда, ул елны да, быелгы кебек үк, гыйнвар-февраль айларында кар күп яуган.


Яз һәм җәй дә бик матур килгән. 20 марттан көннәр җылына башлаган, температура плүс 10 градуска җиткән. 24 мартта сыерчыклар килгән, 30 мартта кортлар өеннән умарталарымны бакчага чыгарганмын. Май аенда – 9, июнь аенда 7 көн яңгырлы булган, июльнең дә 13 көнендә яңгыр яуган. Бу яңгырларның бәрәңгегә, игенгә файдасы күп тиеп, алардан мул уңыш җыелган. Ел яхшы килгәнлектән, бал да күп суыртылып, бер умартадан 23 килодан артык бал алынган. Вакытында печән чабып, киптереп алып кайтып, аны түбә астына урнаштырырга да мөмкинлек биргән.


Кыскасы, үткән Дуңгыз елы авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булган – үзебезгә дә, терлекләребезгә дә җитәрлек азык җитештерелгән. Быелгы Дуңгыз елы да, шундый уңышлы килсен һәм хәере белән узсын иде, Ходаем!


Мансур ХӘСӘНОВ. Кукмара районы, Татар Толлысы авылы.

Читайте нас: