Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 март 2019, 17:25

18-24 мартка йолдызлар фаразы.

Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә

КУЧКАР. Шәхси тормыштагы активлык зыян гына салыр. Башкаларга белдерәсе килмәгән сереңнең ачылуы бар. Пәнҗешәмбегә кадәр яңа эш башлама.


ҮГЕЗБОЗАУ. Акча мәсьәләсендә тотрыксызлык – керемнәрең чыгымнар белән чиратлашып барачак. Ял көннәрендә тулысынча күңелеңне биләп алачак хисләргә биреләчәксең.


ИГЕЗӘКЛӘР. Шәхси мөнәсәбәтләреңне җайга салу өчен яхшы вакыт. Беренче урында финанс проблемалары булачак. Өстәмә керем чыганагы табу өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.


КЫСЛА. Көчеңне сакла: хәлеңнән килмәгәнне эшләргә тырышма. Эшен алыштырырга ниятләүчеләр уңышка ирешәчәк. Атна ахырында бик күпләргә зур мөмкинлекләр ачылачак.


АРЫСЛАН. Матди әйберләр, шулай ук хис-тойгылар белән уртаклашырга әзер тор. Башкаларга булышырга, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итәргә тырыш. Күп көч сарыф итәргә туры киләчәк. Әмма озакламый аны ныгыту мөмкинлеге булачак.


КЫЗ. Көч-энергия туплап, озакка сузылачак системалы, авыр эшкә әзер тор. Сиңа үз хисләрең ялкынында дөрләп яну куркынычы яный. Эшеңдә дә, гаиләңдә дә хәлләрне низагка җиткермәс өчен хис-тойгыларыңны контрольдә тот.


ҮЛЧӘҮ. Бик мәшәкатьле, ыгы-зыгылы чор. Байтак кына эшләрең хәл ителми калачак. Шулай да борчылырга урын юк. Якын-тирәдәгеләр арасында абруең үсәчәк, проблемаларыңның күбесе үзеннән-үзе хәл ителәчәк.


ЧАЯН. Актив эшчәнлек алып бару өчен кулай вакыт. Эш нәтиҗәләре иң элек салынган тырышлыгыңа бәйле булачак. Якыннарыңның ярдәменнән баш тартмасаң, отылмассың.


УКЧЫ. Элекке дустанә мөнәсәбәтләрне яңарту нәтиҗәсендә берьюлы берничә проблеманы хәл итә алачаксың. Ә кайберәүләргә эшләрен кеше күзенә күренмичә, яшерен генә башкару яхшырак булачак.


КӘҖӘМӨГЕЗ. Якыннарыңның теләк һәм тәкъдимнәренә колак сал. Үзара килешеп яшәргә кирәк. Атна эшкуарлык эшчәнлеге алып бару өчен кулай.


СУКОЯР. Хатирәләргә артык бирелү синең файдага түгел. Хезмәттә уңышка ирешерсең. Җаваплы проектларга курыкмыйча тотына аласың.


БАЛЫК. Үкенечле адым ясарга мөмкинсең. Үзеңне контрольдә тотарга өйрән, хисләреңне тышка чыгарма. Кирәк булмаган әйберләрдән котылырга һәм тормышыңа тотрыксызлык керткән кешеләр белән аралашуны туктатырга тырыш.



Читайте нас: