Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 март 2019, 11:52

Лимонлап... юыгыз!

Кухнядагы агач һәм пластик такталардагы тапларны лимон ярдәмендә бетерергә була. Моның өчен лимонны урталай бүлеп, суын такта өстенә агызырга һәм 20 минут тотарга кирәк. Аннан инде, әлбәттә, чайкап куярга.

* Кер салып юа торган капчыкларны, савыт-саба юа торган машинада төрле вак-төякне (мәсәлән, баланың сөт эчә торган шешәсен) юу өчен дә лимон сутын кулланырга мөмкин.


* Абажуры трикотаждан эшләнгән лампагыз бармы? Аңа кунган тузанны җыеп алу өчен кием-салым чистарта торган ролик бик җайлы.


* Көзгегә балагыз ябыштырган наклейканы ничек куптарып алырга белмисезме? Өстенә майонез сылагыз, ә аннан эластик шпатель белән алыгыз.


* Бакырдан эшләнгән әйберләрне чистарту өчен уксус, тоз, онны бер күләмдә алыгыз һәм йомшак чүпрәк ярдәмендә шушы әзер “ботка” белән бакыр савыт-сабаның өстен чистартыгыз. Су белән чайкагач, корытып сөртегез.


* Лимон суты агарткычны алыштыра ала. Кер юганда суга ярты чынаяк лимон суты кушарга кирәк.


* Банкага сеңгән ис бетмиме? Җылы суга бер чәй кашыгы горчица кушып юыгыз.

Читайте нас: