* Гөл чүлмәген күтәреп, төбен карыйлар. Чүлмәк төбендәге тишектән тамыр очлары күренсә, үсемлекнең савыты кечерәйгән, димәк, аны алыштырырга кирәк
* Гөл чүлмәгендәге туфракны тикшерәләр. Кайчакта аннан әчегән ис килә. Бу очракта ике дә уйламыйча, кичекмәстән туфракны алыштырып, гөлне күчереп утырту зарур.
* Кайбер гөлләрнең туфрагын алыштырырга вакытыбыз яисә игътибарыбыз җитми. Үсемлек озак еллар шулай “үсә”, ләкин бу туфракның составы бик ярлыланган була. Шунлыктан аны кичектергесез алыштырырга кирәк.