Якты юлдан
+17 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 март 2019, 16:39

Җылыта! Теплицага кар кертегез!

Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор. Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың. Бакчада өелеп кар ятса да, язгы эшләргә март башында ук тотынырга кирәк.

Яз — бакчачылар өчен бик җаваплы чор. Һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарсаң гына мул уңыш алачаксың. Бакчада өелеп кар ятса да, язгы эшләргә март башында ук тотынырга кирәк.


Мартта кар яуса, бакча җимешләре уңар, дип юкка әйтмидер халык. Ә менә коры калган теплицада мул уңыш алып булмасы көн кебек ачык. Шуңа да тәҗрибәле бакчачылар кояш ныклап кыздыра башлаганчы теплицага күпләп кар кертә.


Кар ташый башлаганчы туфрак өстенә көл сибеп чыгарга онытмагыз. Аның файдасы җәй буена җитәчәк.


Теплицага күпме кар кертәсез, яшелчәләрнең уңышы шуңа бәйле булачак. Алдагы бәйрәмнәр озын булачак, бакчада җиң сызганып эшләргә дә эшләргә, дуслар!

Читайте нас: