Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 март 2019, 14:03

Язлар матур хатын-кызлар белән...

Урамда яз җилләре исә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән матурдыр?

Борынгы Римда хатын-кызлар көне билгеләнгән. Бу бәйрәм матрон дип аталган. Бу көнне хатын-кызлар үзләренең ирләреннән бүләкләр алганнар. Хатын-кызлар үзләренең яхшы киемнәрен киегәннәр,көндәлек эшләрдән азат ителгәннәр һәм ирләр аларга бүләкләр биргәннәр.


Нью-Йоркта 1857 елның 8 мартында тегү һәм аяк киеме фабрикасы эшче хатын-кызлары манифестка җыелганнар. Алар үзләренә сайлау хокукы бирүне эш шартларын яхшыртуны таләп иткәннәр. Чөнки бу вакытта хатын-кызлар 16 сәгать эшләгәндә, ирләр 10 сәгать кенә эшләгәннәр.


Һәм инде Америкадагы вакыйгалардан соң, 1910 елны Копенгагенда Клара Цеткин Халыкара хатын-кызлар көне 8 март бәйрәмен бәйрәм итү тәкъдиме белән чыга. Күп кенә кире кагулардан соң, әлеге көн бәйрәм ителә башлый.


Читайте нас: