Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 март 2019, 15:35

Энергия вампирларыннан ничек сакланырга?

Дустыгыз, туганыгыз яки тормыш ип­тәшегез белән аралашканнан соң хәл­сез­ләнеп, сыгылган лимон төсле бушап калганыгыз бармы? Димәк, сезнең тирәдә энергия вампирлары яши. Алар белән үзеңне ничек тотарга, вампирлардан ничек сакланырга соң?

Беренчедән, шартламагыз, нервларыгызны ничек кенә сынасалар да, үзегезне контрольдә тотыгыз. Тотрыклылык һәм күңел тынычлыгы гына сезнең коралыгыз була ала. Вампирны акылга утыртырга алынсагыз, ул сездән чыккан энергия белән тукланып, сөенәчәк кенә. Әгәр психологик яктан үз-үзегезгә ярдәм итү җаен белмисез икән (релаксация, медитация һ.б.), гап-гади ысулдан файдаланырга мөмкин: тел очын җиде мәртәбә тешләгез. Әйе, болай да тынычланып була икән!


Икенчедән, энергия кул, аяк яки баштан чыга. Вампир белән аралашканда ике кул бармакларын бергә кушып, “йозак” ясап утырырга киңәш ителә.


Өченче алым – аң дәрәҗәсендә уңай энергетикалы шар ясап, аны вампир өстенә ыргытырга кирәк. Әмма ул шарда сезнең бары тик яхшы фикерләрегез генә тупланган булырга тиеш. Зарланып утыручы әңгәмәдәш шул вакытта тынып калыр, дип ышандыра психологлар.

Читайте нас: