Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 март 2019, 15:00

Бәйрәм белән сезне

Хатын-кызга

Кояш җылысы иңгәндер,

Сезнең җан түрегезгә

Бер караштан гашыйк итәр,

Наз бардыр үзегездә.


Яз кояшыдай елмаеп,

Сөеп бер карасагыз,

Йөрәкләрне әсир итеп

Зиһенне чуалтасыз.


Тормышның авыр йөгенә,

Бирешмәс иңнәрегез

Күңелләрне эретерлек,

Мөләем йөзләрегез.


Бала өчен янып-көяр,

Тынычсыз йөрәгегез

Гаилә учагын саклап,

Үтәдер көннәрегез.


Бәхет читләтеп үтсә дә

Учлап йөрәк ярасын

Үч итеп язмышка һаман,

Чибәр булып каласыз.


Яз бәйрәмегез шикелле,

Үтсен гомерләр гөрләп

Назларга төргән котлаулар,

Кабул итегез бездән.


Дамир Әхмәтҗанов


Читайте нас: