Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 март 2019, 15:34

Март

“Март” атамасы борынгы латин алласы Мартиус (Марсиус, Марс) хөрмәтенә бирелгән дип аңлаталар. Борынгы римлылар карашынча, ул үзендә таби­гатьнең тудыру, үрчетү көчен дә гәүдәләндергән, кө-түләрнең, чәчүлекләрнең сакчысы булып саналган. Март бездә озак еллар яңа елның беренче ае булып йөргән. Шәмсия календаре буенча яңа елның тәүге көне итеп көн белән төннең язгы тигезлеге вакыты (хәзерге 21 март) исәпләнә. Хәзерге календарь буенча беренче марттан рәсми яз фасылы башланып китсә дә, чынлыкта исә аксакал кыш әле байтак вакыт хакимлекне үз кулында саклап килә. Җилле-буранлы көннәр дә җитәрлек. Телебездә юкка гына “март бураннары” дигән төшенчә яшәми.Һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле көннәр һәм юбилейлар

2 – Шагыйрә, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Әлфия Әсәдуллинага 60 яшь.
3 – Бөтендөнья язучылар көне.
5 – Театр белгече, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор Суфия Кусимовага 75 яшь.
7 – Рәгаиб киче.
8 – Халыкара хатын-кызлар көне;
– медицина фәннәре докторы, профессор, хирург Мөхәммәт Алсынбаевка 70 яшь.
10 – Архивлар көне;
– Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне.
11 – Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле оештырылуга 80 ел.
15 – Русиянең һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт, Җ. Киекбаев һәм М. Акмулла исемендәге премияләр лауреаты Әхмәт Сөләймановның тууына 80 ел.
16 – Башкортстанда Язучылар берлеге оештырылуга 85 ел.
17 – Торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне.
20 – Русия Эшче-Крестьян хөкүмәте белән Башкорт Хөкүмәте арасында Башкорт Совет автономиясен оештыру турындагы килешүгә кул куел­ган көн.
21 – Бөтендөнья шигърият көне.
22 – Бөтендөнья су көне.
23 – Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел.
25 – Русиянең мәдәният хезмәткәрләре көне.
27 – Халыкара театр көне.
30 – Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Ф. Кәрим һәм М. Акмулла исемендәге премияләр лауреаты Рәшит Имашевның тууына 80 ел.




Читайте нас: