Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 март 2019, 17:17

8 Мартка нәрсә бүләк итәргә?

Киләсе атнага язның иң матур бәйрәмен – 8 Мартны билгеләп үтәчәкбез. Ир-атлар сөеклеләрен хәзердән үк нинди бүләк биреп сөендерергә икән дип баш вата торгандыр.

Ел саен бер үк әйберне биреп булмый, фантазия дә чамалы гына булса, эшләр хөрти. Акчага да бик бай чак түгел икән, бу вакытта проблема тагын да катлаулана. Әмма бәйрәм бүләксез дә булмый, ә нәрсә бүләк итәргә?


Акча бирүнең бер гаебе дә юк. Тик аны матур итеп тапшырырга гына кирәк. Әйтик, аны берәр матуррак шкатулкага яки бер кечкенәрәк кенә банкага конфетлар белән бергә төреп салырга, йә булмаса акчадан букет ясап бирергә була.


Билгеле брендның косметикасы.


Яхшы сумка, акча янчыгына да битараф түгел гүзәл затлар.


Ресторанга чакырыгыз. Аңа кадәр театр яки кинога бару да комачауламый.


Хатыныгызның нинди бүләк көтүен үзеннән дә сорарга була, әмма ул инде сюрприз түгел, аның каравы үзенә ошаган бүләк.


СПА-салонга сертификат.


Кул эше белән кызыксынучыларга мастер-класска сертификат.


Иң теләп алынган бүләк ул - ювелир эшләнмә.


Нәрсә бүләк итәргә КИРӘКМИ?
Кәстрүл, таба, бокал һәм башка сервизлар.
Көнкүреш техникасы.
Үлчәү, ябыгу чаралары, эпилятор.
Одеял, сөлге, урын-җир кирәк-яраклары.
Йомшак уенчык.
Арзанлы аксессуарлар.
Сувенир.


Читайте нас: