Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 март 2019, 14:20

4-10 мартка йолдызлар фаразы.

КУЧКАР. Бу атнада сиңа көтелмәгән уңыш елмаер. Инде күптән омтылган максатыңа ирешәчәксең. Беркемнең дә сүзенә карамыйча, үзеңә ничек кирәк – шулай эшлә.
ҮГЕЗБОЗАУ. Тормыш рәвешеңне алыштырырга ниятлисеңме? Иң элек кирәкмәгән әйберләрдән котыл һәм җан тынычлыгын бозучы кешеләр белән араңны өз.
ИГЕЗӘКЛӘР. Яхшы итеп эшләргә дә, рәхәтләнеп ял итәргә дә өлгерәчәксең. Акча мәсьәләсенә, яки карьерага кагылган хәбәр ишетүең ихтимал.
КЫСЛА. Борчуга салган бер проблемаң көтмәгәндә хәл ителер. Арытаба барысы да яхшы булсын өчен хәтта ял көннәрендә дә зур тырышлык салырга кирәк булачак.
АРЫСЛАН. Авызыңны үлчәп ач, ялгыш кына кемнеңдер серен чишүең, яки кирәкмәгән сүзләр ычкындыруың бар. Йортка, гаиләгә кагылышлы планнарыңны тормышка ашыра башлау өчен кулай вакыт. Финанс хәлең тотрыклы.
КЫЗ. Барлык эшләрең дә уңар дип әйтеп булмаса да, гомумән алганда, уңай атна. Эчке сиземләвеңә таян. Фантазияңне эшкә җиксәң, тагы да яхшырак булачак.
ҮЛЧӘҮ. Зур эшләргә тотынырга җыенсаң, иң элек мөмкинлекләреңне барла. Чөнки каршылыкларны ерып чыга алмавың бар. Сабыр бул, шулай гына уңышка ирешә алачаксың.
ЧАЯН. Тормышыңда һәм эшеңдә көтелмәгән хәлләр килеп туачак. Бармакка бармак сукмасаң да яхшы уңышларга ирешәчәксең. Тик колагыңа чалынган һәрбер сүзне чынга алып ялгыша күрмә.
УКЧЫ. Югары урыннарда эшләмәсәң дә, бу атнада җитәкчелек итәргә туры киләчәк. Сүзләреңә колак салачаклар, хезмәттәшләрең арасында абруең күтәреләчәк.
КӘҖӘМӨГЕЗ. Якыннарың арасында яхшы тәэсир калдыру өчен көчеңне һәм вакытыңны кызганма. Бу тиздән үзен аклаячак. Ә менә мәхәббәт өлкәсендә һәм гаилә мөнәсәбәтләрендә саклык кирәк. Югыйсә, эшләр аерылышуга кадәр барып җитәргә мөмкин.
СУКОЯР. Бу атнада бик шәп керем көтелә. Тик уйламыйча вәгъдә бирмә, теләкләреңне йөгәнлә. Сабыр, тыйнак бул – күп нәрсә үзеңне кулда тота белүдән тора.


БАЛЫК. Мәсьәлә ачыктан-ачык сөйләшүне тәләп итсә дә, якын һәм кадерле кешеңә авыр сүз ишеттерүдән тыел. Үзеңнекен генә сөйләмә, кеше сүзен дә тыңлый бел.

Читайте нас: