Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 февраль 2019, 12:31

Март сынамышлары

Март сынамышлары язның ничек буласын белгертә.

Март берендә аяз - аяз булыр бөтен яз.


Беренче мартка кадәр кара карга күренсә, кар тиз китәр.


Беренче мартта көн җилле булса, бөтен җәй җилле булыр.


Беренче мартта төшкә кадәр тын булып, төштән соң җил чыкса, шул җәйнең әүвәлге яртысы яхшы булыр.


Беренче мартта урамда су күренсә, язгы ташуда су күп килер.


Беренче мартта буран булса, карабодай уңар.


Беренче мартта җил кыйбладан яисә көнбатыштан булса, ашлык яхшы булыр.


Искечә беренче (14 март) мартка кадәр кара карга күренсә, - кар тиз китәр.


Искечә беренче мартта көн җилле булса, - бөтен җәй җилле булыр.


Искечә беренче мартта төшкә кадәр тын булып, төштән соң җил чыкса, - шул җәйнең әүвәлге яртысы яхшы булыр.


Искечә беренче мартта урамда су күренсә, - язгы ташуда су күп килер


Мартның унҗидесендә көннәр елтырый, - таудан сулар чылтырый.


Мартның егерме бишендә су катса, - бер атналык юлга чык.


Аккош иртә килсә, - яз начар булыр, озак торыр.


Ала карга агач башына кунса - яз тиз, җиңел килер; җиргә кунса - озак килер.


Март башы көн кояшлы булса, яшелчә уңа.


Мартның әүвәлге шимбәсендә кар яуса, чикләвек һәм карабодай уңар.


Марттагы кар бакча җимешенә бик ярар.


Мартта кояш карны нык кыздырып эретә башласа, картлар: «Быел кар астына ут иртә керде, иген яхшы булыр»,- диләр.


Сыерчык килгәндә чуар булса, карабодай уңар.Сыерчыклар иртә килсә, сабан ашлык уңа, соң килсә - арыш уңа.


Сыерчыктан алда тургай килсә, туклык булыр.

Читайте нас: