Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 февраль 2019, 13:40

Машинада кар калдырма!

Һәр хуҗаның машинасын кар-боздан арындыру өчен махсус кыргычлы щеткасы бар. Әмма аны белеп файдаланырга кирәк.

Кыргыч тәрәзәне чистарту өчен генә. Пыяланың катылыгы боз һәм пластмасс кыргычтан ныграк булганга, тәрәзәгә зыян килми. Әмма кыргычны алга таба гына хәрәкәтләндерергә кирәк, кирегә кырсаң, ул үзендә калган боз кисәкләре, ком белән тәрәзә өслеген зарарлый. Бозны кыру өчен кул астындагы әйберләр куллану да киңәш ителми, чөнки ул пыялага зыян китерә, эз калдыра.


Юлга чыгар алдыннан кайберәүләр автомобиль түбәсендәге карны чистартырга иренә. Әмма болай эшләү авария куркынычын арттыра. Салон җылыну аркасында түбәдәге кар эреп, хәрәкәт иткәндә алгы пыялага төшәргә һәм йөртүчегә юлны капларга мөмкин. Алдагы машинадан кар сибелеп бару арттан килүчегә дә ошамас.


Кузовка боз катса, кыргыч белән чистарту катгый тыела, чөнки бу аның буявы кырылуга китерәчәк. Боздан машинаны җылы гаражга кертеп яки махсус химик чаралар ярдәмендә генә котылырга киңәш ителә.


Автомобильне юмыйча йөрү дә зыян сала: юлга сибелә торган химик реагентлар кузовка ябышып, аны “ашый” башлый. Әмма кышын, машинаны югач, йозак, тәрәзә катып калырга мөмкин. Автоюгычта аны яхшылап киптерергә тиешләр.

Читайте нас: