Якты юлдан
-1 °С
Облачно
Общие статьи
21 Февраля 2019, 07:58

Футболчылар һәм Каринэ Хәбирова балалар йортында булды

"Уфа" футбол клубы вәкилләре һәм Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбирова Уфаның 9нчы балалар йортында тәрбияләнүчеләр янында булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Уфа" футбол клубы мәктәбенең өлкән тренеры Сергей Томаров, ярымсакчы Андрей Власов һәм капкачы Алексей Чернов балаларга бүләкләр белән килделәр: туплар һәм команданың футболкалары балалар йортына тапшырылды.

Футболчылар һәм Каринэ Хәбирова балалар йортында булды

"Футболчылар осталык дәресе үткәрде һәм балаларга уен турында күп кенә кызыклы нәрсәләр сөйләде", - дип хәбәр иттеләр футбол клубының матбугат хезмәтендә.

Футболчылар һәм Каринэ Хәбирова балалар йортында булды

Исегезгә төшерәбез: 3 мартта Дмитрий Кириченко командасы РПЛ чемпионатының икенче өлешендә Мәскәүнең "Динамо" командасы белән беренче матч уздырачак.
Читайте нас