Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 февраль 2019, 15:54

“Сдача”бирергә өйрәтергәме?

Әйләнә –тирәгә мөнәсәбәтләреннән кешеләрне ике төркемгә бүлергә була: акула һәм дельфиннар. Беренчеләренә – көндәшлек, көнчелек, индивидуальлек хас булса, икенчеләренә исә – хезмәттәшлек, теләктәшлек хас. Балагыз кайсы төркемгә керүен ачыклыйк башта.

Кечкенә акуланы “сдача” бирергә өйрәтәсе дә юк. Ул инстинкт дәрәҗәсендә, табигатьтән аңа бирелгән була. Киресенчә, нәни “акула”ны кеше хәленә керә белергә, кызганырга өйрәтергә кирәк. Әти –әнисе тарафыннан башкаларга карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләнмәсә, андый бала кеше рәнҗетеп, сугыш башларга сәбәп кенә эзләп торачак. “Акула” – балаларны компромисс, алтын урталык табарга өйрәтергә кирәк. Әйләнә – тирәгә агрессив мөнәсәбәтен киметергә, конструктив аралашу җаен аңлатырга тырышып карагыз.


“Дельфин”нар белән азрак катлаулырак. 5 – 7 яшендәге теләсә кайсы бала өлкәннәр(бигрәк тә әти -әнисе) фикеренә игътибар итә. Хәзер күз алдыгызга китерик: “дельфин”нар гаиләсендә “дельфин – бала” тәрбияләнә, ди. Андый баланың “мөнәсәбәтләрне ачыклау”, гаделлекне яклау өчен сугышу һәм көч куллану тәҗрибәсе бөтенләй дә юк. Өстәвенә, ул бала катлаулы сорауларны хәл итү өчен компромисс эзләү юлын табу тәҗрибәсен гаиләдә ала алмый. Өлкәннәрдән: “сугышу, тавыш –гауга чыгару – начар,” – дигән сүзне еш ишетергә туры киләчәк аңа. Мондый баланы “яклаусыз” дип әйтеп буламы? Юктыр, мөгаен. Чөнки аның канына буыннан буынга күчкән “ачык күңеллелек” сеңгән. Ул куркудан яки көчсезлектән генә йодрык селтәнми, ә конфликтны тыныч кына, компромисс юлы белән чишүне хуп күрә.


Кайбер ата –аналар, спортның сугышлы төрләренә(каратэ, бокс, һ.б.) йөртеп, баласында үз – үзен яклау сәләтен ачылыр, дип уйлый. Кызганычка каршы, бу дөрес фараз түгел. Холык, дөресрәге, психотип – балага туганда ук бирелә. Һәм баланы: көч кулланып кына барлык проблеманы хәл итеп була, дип өйрәтергә кирәкми. Спорт балада үз – үзен контрольдә тоту, ихтыяр көче, экстремаль ситуацияләрдә игътибарны тупларга өйрәтә.

Читайте нас: