Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 февраль 2019, 11:58

Русиялеләргә 22 февральдә кыскартылган эш көне турында искә төшерделәр

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өстәмә ял көннәре булмаячак, әмма 22 февральдә җомга көнне эштән бер сәгатькә иртәрәк китәргә мөмкин булачак, дип искәртә Роструд

Агымдагы елның февраль аенда өстәмә ял көннәре булмаячак, чөнки 23 февраль шимбә көненнән ял 10 май җомгасына күчерелә.


"Шуңа да карамастан, биш көнлек эш атнасының стандарт графигы буенча хезмәт итүчеләр өчен җомга көнне 22 февральдә эш озынлыгы бер сәгатькә кыскара", – дип аңлата РИА Новости хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт башлыгы урынбасары Иван Шкловец.

Русиялеләрнең озын ялларын 8-10 март көннәрендә көтәләр. Май аенда Яз һәм хезмәт көненә-1-5, Җиңү көненә-9-12сенә кадәр ял итәргә туры киләчәк.

Моннан тыш, озын ялларда русиялеләрне Халыклар бердәмлеге көне — 2-4 ноябрьдә көтелә.
Читайте нас: