1. “Болай булса, ничек була?” – сценарийны үзебез төзибез. Вакыйгалар берничә төрле үстерелергә мөмкин. Зачет, контроль эш, имтихан, йә булмаса җитди әңгәмә алдыннан шуны онытма. Болай эшләсәм, ничек була? Ә ул миңа менә мондый сорау биреп, мин аңа менә болай дип җавап кайтарсам, ничек булыр? Әлеге күнегү булачак хәлнең вариантларын уйларга ярдәм итүе белән файдалы. Чынлыкта да шулай булса, син югалып калмаячаксың.
2. “Хм”, “ничек итеп әйтим икән”, “ну” кебек үзләрендә бернинди мәгънә йөртми торган паразит сүзләр фикер йөртүне акрынайта. Алардан котылу өчен башта әңгәмәдәшеңнең сөйләменә игътибар ит, аннан инде аның сөйләмен үзеңнеке кебек чагыштыр, охшашлыкларны билгелә. Шул рәвешле, мәгънәcез буш сүзләрдән акрынлап котыла алачаксың.
3. Чит телдә фикер йөртергә тырышып кара. Аннан соң туган телдә уйлаганда әлеге процесс тизрәк барачак.
4. Секундомер белән уку. Берәр әсәрнең бүлеген уку өчен сиңа күпме вакыт таләп ителгәнен тикшер. Ә хәзер укыганыңның эчтәлеген вакытка сөйләп кара. Әлеге күнегүне еш эшләргә тырыш, уку һәм эчтәлек сөйләү вакытын мөмкин кадәр кыскарт. Шул рәвешле син мәгълүматны кабул итү һәм аны эшкәртү тизлеген арттырачаксың.
5. Алфавит. Күз алдыңа алфавит куй да, “а” хәрефенә 3 сүз уйла, аннан “б” га һәм шулай “я” га кадәр. Акрынлап сүзләрне 10 га кадәр күбәйт. Эшне тагын да катлаулындыру өчен бер хәрефкә 30 сүз уйларга күпме вакыт таләп ителгәнен ачыкла.
6. Кыйммәтле сөйләшү. Күз алдыңа китер: син телефоннан чит ил вәкиле белән сөйләшәсең һәм әлеге сөйләшү шактый кыйммәткә чыга. Кем белән дә булса әңгәмәгә кергәндә нәкъ шушы вакыйгадагыча сөйләшеп кара: диалогны тизләт, бары мөһим моментларга гына туктал, башка вакытка караганда тизрәк сөйләшергә һәм уйларга тырыш.
7. Тәртип. Өстәлеңдә, бүлмәңдә тәртип яса. Берәр нәрсә эзләгәндә аның кайда булганын ачыклау сиңа авырлык тудырмаска тиеш. Мәсьәлә чишкәндә, берәр проблема хәл иткәндә, бик мөһим мәгълүматны искә төшерергә кирәк булганда әлеге тәртип булдырырга ярату гадәтең сиңа ярдәмгә килер.
8. Юмористик хикәяләр укы. Хикәяләр генә дә димәгән, юмористик рәсемнәр дә карый аласың. Яхшы юмор – интеллект билгесе. Теге яки бу ситуация вакытында кешенең үз-үзен тотышын, булган хәлгә карата фикерен аның юморы аша аңлап була.
9. “Кирлемән”. Берәр китап яки журналны астын өскә әйләндереп кара, рәсемнәрдә ни сурәтләнгәнен, язуда ни язылганын аңларга тырыш. Әлеге күренеш сиңа авыр ситуациядән җиңел чыгарга ярдәм итәр.
10. Тизлекне үзгәртәбез. Бер үк эшне төрле тизлек белән эшләргә мөмкин: тешне төрле тизлектә чистартырга, бер стакан суны озаклап яки тиз эчеп бетерергә… Шул рәвешле син баш миеңне төрле темпоритмда эшләргә күнектерәсең. Акрын башкарган эшеңне тагын да акрынайтырга, ә кызу эшләгәнен тагын да кызурак эшләп крарага тырыш.
11. Баш миенә массаж, йөзгә гимнастика да фикер йөртүне активлаштырырга ярдәм итәчәк. Әлеге күнегүләрне регуляр рәвештә эшләмәүнең файдасы да шуның кадәр генә булачак. Һәр көн саен берәр күнегү эшләү баш миеңне дөрес юнәлештә эшләтеп җибәрергә ярдәм итәр.