Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 февраль 2019, 14:12

Яратыгыз! Сөенегез! Көлегез! Елагыз!

Җиде яшьтән ундүрт яшькә кадәр кеше эмоциональ үсеш чоры кичерә. Бала бу вакытта хисләр дөньясы белән таныша.

Ундүрт яшькә җиткәндә ул инде ачу, шатлык, кайгы, сагыну, курку, сөю кебек хисләрне ишетеп кенә түгел, үзе кичереп, татып белә, аларны бер-берсеннән аера. Бу яшьтә аның күңелендәге мондый хисләрне әле тормыш авырлыгы тудырмый, алар күбрәк кешеләр белән ике арадагы мөнәсәбәтләрдән килеп чыга.


Үсмер кичерә торган мәхәббәт тә платоник, хыялый гына әле. Бу яшьтә балага нәкъ шушындый ярату кирәк тә. Бу хисләр аның эчке дөньясын үстерә, баета. Мәхәббәт турында укып яисә ишетеп белү генә аз, бу гаҗәеп хисне һәркем үзе кичерергә, аның газаплы һәм татлы утында үзе янарга тиеш.


Шушы чорда ата белән ана улының яисә кызының хисләргә бирелүен ошатмаса, артык “кайгыртучанлык” күрсәтеп, моңардан тыйса, бала үз эченә бикләнә. Ходай, табигать биргән хисләр дөньясы яралгыда килеш ачылмыйча, үсмичә кала. Чын йөрәктән сөйгән, шатланган, сагынып сагышларга төшкән, курка яисә ачулана белгән кеше генә үсмердән җитлеккән шәхескә әверелә, рухи яктан үсә. Шуңа да бу хисләр үсмер чакта үтәргә, кичерелергә тиешле бер баскыч булып тора.


Җиде яшьтән ундүрт яшькәчә балагызның хис-тойгыларын тезгенләмәсәгез, аның язмышы җиңелрәк, матур хисләргә баерак булыр, ә менә авантюра, төрле маҗаралар аны урап узар. Тик кызганыч, баланың хисләрен тәрбияләү белән беркем шөгыльләнми. Мәктәп исә аның акылын, зиһенен тирәнәйтү өстендә генә эшли.


Ә бит хисләрнең эчке органнарга да тәэсире бик зур. Мәсәлән, тирәнгә яшерелгән курку хисе адреналин бүленеп чыгуга китерә. Ул исә кан тамырларына, йөрәккә, бөерләргә “һөҗүм” итә. Малайларны “булачак солдатлар курыкмаска тиеш” дип үстерү соңыннан аларда йөрәк авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Кайбер гаиләләрдә кычкырып көләргә дә рөхсәт ителми, ә эчтә калган шатлык балаларда – аллергия, өлкәннәрдә йөрәк авыруы тудыра.


Елау, күз яше аша чыгып бетмәгән борчылу, кайгы үпкә авыруларына китерә. Дөрес итеп ачуланырга, ачуын чыгарырга өйрәнмәгән кешеләрдә үт куыгы, үт юллары, бавыр авырулары еш очрый.

Читайте нас: