Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 февраль 2019, 13:55

Кышкы юлда сак йөрегез!

Кышын юлларга көрт салу һәм бозлавык булу гадәти хәл. Һәр автомобиль йөртүче моңа әзер булырга тиеш.

Боз каплаган юлда автомобиль “тыңламый” башлый. Рульне борсаң да алга таба баруын дәвам итә. Әмма рульне тагын да ныграк итеп борырга һич тә ярамый! Андый чакта тәгәр­мәчләр юлдан тагын да ныграк шуып китә һәм идарәне тулысынча югалтырга мөмкин. Рульне үз халә­тенә кире кайтарырга тырышыгыз һәм тагын бер тапкыр салмак кына борып карагыз.


Хәтта бик сак йөрт­кәндә дә, бозлавыкта машина шуып китәргә мөмкин. Шуңа күрә тайгак юлда тизлекне 5-10 километрга киметергә кирәк.


Машина боргалана башлауга ук траекторияне турайтырга тырышыгыз. Моның өчен рульне тайгаклый башлаган якка кинәт борыгыз һәм тиз арада кабат башлангыч халәтенә кайтарыгыз. Машина траекториясе турайганга кадәр рульне тайгаклаган якка таба боргалап торыгыз. Әгәр ма­шинаның алгы тәгәр­мәчләре тартучы булса, бераз газга басарга кирәк.


Тайгак юлда двигатель белән тормоз бирү кулланыла. Моның өчен тизлек рычагын югары тизлектән тү­бән тизлеккә бер-бер артлы күчерергә кирәк: бишенче яки дүртенчедән – өченчегә, аннары – икен­чегә.


Борылышта яки тайгак юлда тормозга басарга, нейтраль тизлектә барырга ярамый. “Зебра” яки тукталышка җитәр алдыннан аякны газ педа­леннән тормозга күчерү хәерле.

Читайте нас: