Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 февраль 2019, 14:17

Телефоннан күп сөйләшмәгез!

Телефоннан күп дигәндә 10 минут кына сөйләшергә кирәк. Теләсә нинди мәсьәлә буенча фикер алышу өчен шулкадәр вакыт җитә.

* Күпме смс-хәбәр җибәрүегезне санагыз, алар санын акрынлап киметегез. Иң яхшысы — күп дигәндә көнгә 10 смс-хәбәр җибәрү.


* Өйдә телефоныгызны билгеле бер урынга куегыз, аны үзегез белән йөртмәгез. Төнлә телефоныгызны мендәр астына куеп йоклау гадәтеннән тулысынча арыныгыз.


* Кесә телефоныгызны бер тәүлеккә сүндереп торыгыз. Әгәр шулкадәр вакыт телефонсыз тора алсагыз, димәк, аңа булган бәйлелектән котылуга өмет бар.


* Берничә минутка гына урамга чыгып керергә уйлагансыз икән, үзегез белән телефоныгызны алып тормагыз.


* Телефоннан булган нурланышны киметер өчен махсус җайланма сатып алыгыз. Алар кыйммәт тормый һәм ул баш миенә йогынты ясаучы нурланышны киметергә сәләтле.




Читайте нас: