Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 февраль 2019, 16:58

11-17 февральгә йолдызлар фаразы.

Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә

КУЧКАР. Бу атнада үзеңдә җир җимертеп эшләү көче юклыгын тоярсың. Шуңа да бурычларның кайберсен хезмәттәшләреңә йөкләтерсең, алар каршы килмәстер, мөгаен. Ял итеп ал, йорт мәшәкатьләрен гаиләң белән бергә башкар. Дусларың белән күңел ачу да файдага булыр.


ҮГЕЗБОЗАУ. Йолдызлар булган капиталны эшкә җигәргә киңәш итә. Нәкъ менә хәзер табышның бик тиз артып китү мөмкинлеге бар. Кешеләр белән аралашканда итагатьле бул, аларны үпкәләтүдән саклан. Буш вакытыңны гаиләң, якыннарың белән уздырырга тырыш.


ИГЕЗӘКЛӘР. Бу атнада бик күп һәм киеренке шартларда эшләргә туры килер. Финанс яктан кыенлыклар белән очрашу ихтималы бар, көтелмәгән чыгымнар булыр төсле. Электр приборлары, кисүче инструментлар белән эш иткәндә сак бул. Шул ук вакытта романтик очрашу көтелә.


КЫСЛА. Артык туры сүзле булуың эшеңдә комачауларга мөмкин. Бу якын-тирәдәгеләрдә ризасызлык тудырыр. Миңа һәрчак юл куялар дип уйласаң, ялгышасың. Бу атнада керемең артып китүе, теләгән әйбереңне сатып алу мөмкинлеге туачак.


АРЫСЛАН. Йолдызлар эчке сиземләвеңә таянырга, активлыгыңны үз-үзеңне камилләштерүгә юнәлтергә киңәш итә. Нәкъ менә эгоистлык сыйфатларың синең файдага булачак. Имиджыңны үзгәртү кәефеңне күтәрер. Актив рәвештә спорт белән шөгыльләнү вакыты җитә.


КЫЗ. Бу атнада тыныч яшәү рәвеше сайларга, мөһим карарлар кабул итүдән тыелырга киңәш ителә. Ярдәм сорасалар, баш тартма, кемгәдер булышлык итә алуың күңелеңне тынычландырыр. Дусларың, якыннарың белән сүзгә килүдән тыела бел, чөнки аларны югалту куркынычы бар.


ҮЛЧӘҮ. Карьера һәм һөнәри эшчәнлек өлкәсендә проблемалар килеп чыгу ихтимал. Максатыңа ирешү юлында каршылыклар белән очрашуың бар. Үҗәтлек һәм зур тырышлык белән теләгәнеңә ирешерсең. Гаилә тормышында күңелле вакыйгалар көтелә, яңа танышулар синең файдага.


ЧАЯН. Игътибар үзәгендә булырга тырышырсың. Башкалардан аерылып тора белгәнгә, сине күрерләр, социаль статусың артыр. Карьера баскычы буйлап күтәрелү мөмкинлеге биреләчәк. Ерак юлга чыгу өчен яхшы вакыт түгел, каршылыклар белән очрашуың ихтимал.


УКЧЫ. Бу атнада сиңа уңыш күбрәк елмаячак. Әмма могҗизага ышанып, кул кушырып утырырга ярамый: җитәкчең каршында хисап тотканчы эшеңне җиренә җиткереп башкар. Шәхси өлкәдә дә җитдилек сорала. Балаларың синең игътибарга мохтаҗ.


КӘҖӘМӨГЕЗ. Бу атнага планнарың зур, идеяләрең күп булыр. Синең өчен хәзер иң мөһиме финанс хәлеңне яхшырту. Һөнәри, шулай ук, шәхси өлкәдә дә тәвәккәллек сорала. Күңелеңә хуш килмәгән кешегә бу турыда сиздерүдән курыкма. Сәламәтлегеңә игътибарлы бул.


СУКОЯР. Бик нык һәм киеренке шартларда эшләргә туры килер. Әмма бөтен көчеңне исраф итмә, ял белән аралаштыр, чөнки авырып китү куркынычы зур. Имеш-мимеш һәм гайбәтләргә колак салмавың яхшырак булыр. Гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен яхшы вакыт.


БАЛЫК. Зур чыгымнарга әзер бул. Һөнәри һәм шәхси өлкәдә каршылыклар белән очрашуың ихтимал. Тормышта көнчеләр барын да онытма. Дусларың һәм якыннарың белән бергәләп ял ит. Сәламәтлегеңә игътибарлы бул.

Читайте нас: