Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 февраль 2019, 12:44

"Әти ачуланмасмы?"

Түбән Кама бизнесменының балалары биш меңлек акчалардан палас ясаган.

Акчадан палас ясаучы балалар төшерелгән видеоролик инстаграмда күрсәтелгән.


Видео кадрларындагы балаларның берсе акчаларны каян алганын әйтеп бирә. Бала сүзләренчә, әниләре сейфны ачык калдырган. Бу малай һәм аның энесе шул акчалар белән әтиләренә сюрприз ясаган. Малайларның берсе акчаны күрсәтә, икенчесе исә әтисеннән куркып та куя. «Руслан, әти безне ачуланмасмы?» - дип сорый.


Видео азагында Руслан акча күплегенә сөенә: «Безнең акча Тиматиныкыннан күбрәк», дип сөйләнә ул.


Идәнгә җәеп салынган акчаларны Рәмис һәм аның хатыны җыеп алган, дип хәбәр итә НТР каналы. Канал мәгълүматы буенча, Рәмис Җиһаншин — берничә фирма хуҗасы. Түбән Камада бу кешене хәйрияче һәм спортчы буларак та беләләр.


Әлеге видеороликны танылган рэпер Тимати үз инстаграмына алып куйган. Ул Русланга мөрәҗәгать итә. «Русик, адресыгызны әйт әле», дип язып куйган Тимати.


Түбән Кама балалары һәм миллионлаган акча төшерелгән видеоны Тимати аккаунтында өч миллион ярымнан артык тапкыр караганнар, меңәрләгән комментарий калдырганнар.

Читайте нас: