Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 февраль 2019, 16:17

Фобия – нәрсә ул?

Курку – ул һәр кешегә табигать тарафыннан салынган үз-үзен саклау инстинкты. Куркуны ике төргә аералар: нормаль һәм патологик, ягъни уйлап чыгарылган.

Проблемага, гадәттә, түбәндәге хәлләрнең берсе сәбәп була:


* психик травма алу яки авырлы чакта алган травма;

* балачакта алынган травма;

* үсмер чакта алынган травма;

* үсеп җиткәннән соң алынган травма.

Фобия белән төрле ысуллар ярдәмендә көрәшергә мөмкин: монда психологлар да ярдәмгә килә ала, төрле тренинглар, үз белемеңне күтәрү һ.б. да.


Демофобия – кеше күп җыелган урыннардан курку.


Аэрофобия – самолетта очарга курку.


Клаустрофобия – ябык, кысан урыннардан курку.


Агорафобия – ачык мәйданнарда һәм кешеләр күп булган урыннар-дан курку.


Мизофобия – пычранудан яки ни белән булса да зарарланудан курку.


Телефобия – телефоннан сөйләшергә курку.


Социофобия – җәмәгатьчелек урынында булудан курку.


Геронтофобия – карт кешеләрдән яки картаюдан курку.

Читайте нас: