Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 февраль 2019, 12:25

Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә

4-10 февральгә йолдызлар фаразы.

КУЧКАР. Атна билгесезлектән башланыр. Киләчәктән нәрсә өмет итәргә, ничек гамәл кыларга кирәклеген белмәгәнлектән дөрес юлны сайлау да авыр булачак. Шулай да үз эчеңә бикләнергә, үзеңдә казынырга кирәкми. Атна ахырында барысы да уңай хәл ителер.


ҮГЕЗБОЗАУ. Син үзеңне тирә-яктагыларга карата дөрес карашта дип уйлап ялгышасың. Үз мәнфәгатьләрең турында гына уйлап, башкаларның да фикерләре булуы турында онытып җибәрмә. Шуңа да үз хаталарың өстендә эшләү вакыты җитте.


ИГЕЗӘКЛӘР. Атна уңышлы булыр, дип вәгъдә итә йолдызлар. Үҗәтлегең, ныклы карашта булуың уңыш китерми калмас. Матди хәлең дә зарланырлык түгел. Энергияң күп нәрсәгә җитәчәк, иң мөһиме – ул бушка сарыф ителми. Мәхәббәт, гаилә өлкәсендә хәл тотрыклы.


КЫСЛА. Синең энергияң үз алдыңа куйган барлык бурычларны да үтәрлек. Эчке тоемлавыңа таянып, буталчык мәсьәләләрне чишәрсең. Проблемалардан арыну өчен ял итеп алсаң да була. Тирә-яктагылар белән аралашудан тәм табарсың.


АРЫСЛАН. Атна бертөрле генә булмаячак. Кешеләргә карата гел яхшылык кына эшләп торасы килү теләге атна ахырында юкка чыгачак. Башкаларның фикеренә колак салмыйча, үзең турында уйлап, үкенерлек гамәлләр эшләп куюың ихтимал. Мондый халәтеңнән дошманнар файдалана күрмәсен.


КЫЗ. Син кемнең – дөрес, кемнең гаепле икәнен дә ачыкламыйча, үзең генә мөһим карарлар кабул итәргә сәләтле. Шуңа да тирә-яктагылар белән низагка керүең ихтимал. Иң яхшысы: барысын да яхшылап уйлау, башкалар белән фикерләреңне уртаклашмау.


ҮЛЧӘҮ. Бу атнадагы барлык вакыйгалар да синнән яхшылап үлчәп, дөрес нәтиҗә ясауны таләп итә. Хисләргә һәм “хәзер үк булсын” дигән теләкләргә генә таянып эш итүең күңелсез тәмамланырга мөмкин. Кызыктыргыч тәкъдимнәр белән мавыкмавың хәерле.


ЧАЯН. Шәхси тормышыңа үзгәрешләр кертү теләге зур булыр. Элек синең өчен буй җитмәслек хыял гына булып тоелган ниятләрне тормышка ашыруда көч куярсың. Бу бушка булмас, теләгәнеңә ирешерсең, дип вәгъдә итә йолдызлар.


УКЧЫ. Төп игътибарың көндәлек мәшәкатьләрне хәл итүгә һәм матди хәлеңне яхшыртуга юнәлтелгән булыр. Әлеге вакытта эш турында гына уйлаганга, романтик мөнәсәбәтләр читтә торыр. Шуңа да танышу, мәхәббәт маҗараларыннан читтәрәк йөр.


КӘҖӘМӨГЕЗ. Бу атна бик үк уңышлы булыр дип әйтеп булмый. Җәмәгатең белән аралар да суынып китәргә мөмкин. Төшенкелеккә бирелүдән сакланырга, ниндидер шөгыль табарга киңәш ителә. Ә менә үз-үзеңә анализ ясау өчен бик кулай вакыт.


СУКОЯР. Бу атнада үзгәрешләр шактый булачак. Алар уңай да, тискәре дә булырга мөмкин. Барысы да үзеңнән, синең тәртиптән тора. Чөнки элек кылган хаталар, кылган гамәлләр өчен җавап бирү вакыты җитте.


БАЛЫК. Бу атнада тормыштан ямь һәм тәм тоеп яшәрсең. Артык актив булма, ирешелгәннең кадерен бел, хисләр белән артык мавыкма, дип кисәтә йолдызлар. Ял итү, киеренкелектән арыну өчен яхшы вакыт.

Читайте нас: