Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 гыйнвар 2019, 11:33

Яңа комплекс төзеләчәк

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” төрендә инвесторлар белән очрашу үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың үсеш институтлары җитәкчеләре, муниципалитет башлыклары катнашты.

“Инвестиция сәгате” кысаларында авыл хуҗалыгы, азык-төлек җитештерүне үстерү, Уфада технопаркны һәм склад комплексын киңәйтү өлкәсендәге инвестицион проектлар турында фикер алыштылар.

Аерым алганда, Кушнаренко районында 7000 баш сыерга исәпләнгән терлекчелек комплексы проекты каралды. “Башкир-Молоко” җәмгыяте директоры Кирилл Ершов аңлатуынча, ул 3,5 мең башка исәпләнгән ике ферманы, азык әзерләү үзәген үз эченә ала. Комплексның куәте — елына 75 мең тонна сөт җитештерү. Инвестицияләр күләме — 9,6 миллиард сум. Проект куәтенә чыккач, азык әзерләү үзәге республикадагы фермер хуҗалыкларын заманча рацион белән тәэмин итә алачак.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, мондый төрдәге эре проектлар яңа инвесторларны җәлеп итә. Берничә фирма үз ниятләре турында белдергән дә инде.

Радий Хәбиров мондый проектларга ярдәм итәргә әзер булуын белдерде, хезмәттәшлекнең конкрет шартларын һәм ярдәм чараларын аныкларга кушты.
Читайте нас: