Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 гыйнвар 2019, 14:26

Сөт өстенә чүп коелмас

Сыер сауганда сөт өстенә чүп коелу күпләрнең теңкәсенә тиядер. Чиләк өстенә марля каплау ярдәм итә дә соң, тик аны бәйләү-чишү артык мәшәкать тудыра.

Бу хәлдән чыгуның уңайлы гына бер юлы бар. Моның өчен даруханәдән медицина башлыгы сатып алырга кирәк. Ул “шапочка-шарлотта” дип атала. Түгәрәк, чите резинкалы башлыкны чиләккә кидереп куярга гына кирәк. Шулай эшләгәндә, бер генә чүп тә чиләгегезгә төшмәс. Аны кагып, юып та торсагыз, күп тапкыр куллана аласыз.

Читайте нас: