Тәгәрмәчтә оптималь басым тотарга тырышыгыз. Тыны чыккан тәгәрмәч белән йөрсәгез, күбрәк бензин сарыф итеп кенә түгел, ә тәгәрмәчсез дә калырга мөмкинсез.
Багажникта артык йөк йөртмәгез.
Физика законнары буенча автомобильнең авырлыгы бензин сарыф итүгә турыдан-туры тәэсир итә. Артык йөктән котылыгыз, салон һәм багажниктагы кирәксез әйберләрне алып куегыз.
Тизлекне күзәтеп хәрәкәт итегез.
Салмак яки уртача тизлектә йөрү бензинны шактый янга калдырырга ярдәм итә. Автомобильләрнең күбесендә тизлек сәгатенә 80 километрны узгач, ягулык артык сарыф ителә башлый.
Кондиционердан азрак файдаланырга тырышыгыз.
Эссе көннәр ягулыкны экономияләргә мөмкинлек бирә: мотор тизрәк җылына, җылы һаваның аэродинамик каршылыгы да түбәнрәк. Ләкин кондиционердан файдалану ягулык сарыф итүне арттырырга мөмкин.
Моторны җылытуның оптималь вакытын исәпкә алыгыз.
Суык көннәрдә ягулык сарыф итү шактый арта. Хәзерге автомобильләрнең күбесендә моторны эшләтеп җибәргәч, 30 секунд үтү белән үк кузгалып китәргә киңәш ителә.