Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 гыйнвар 2019, 14:38

Орлык сатып алганда игътибарлы булыгыз

Бакча сезоны башланырга да күп калмый. Бакчачылык белән шөгыльләнергә яратучыларның күбесе нәкъ менә хәзер орлык сатып алу мәшәкатьләре белән йөри.

Күп кеше орлыкларны сатып алуны хуп күрә. Базарларда, сәүдә нокталарында яшелчә культуралары һәм чәчәк орлыкларының пакетларга салынган нинди генә төрен сатмыйлар! Әмма кызыктыргыч рәсемле пакетларда начар сыйфатлы орлыклар да булырга мөмкин. Шуңа күрә орлык сатып алганда игътибарлы булыгыз, пакетлардагы язуларны җентекләп карагыз. Анда оешма исеме, адресы, яшелчә һәм сорт исеме, категория, партия номеры, авырлыгы (граммнарда) яки пакеттагы орлыклар саны, файдалануга яраклылык вакыты күрсәтелергә тиеш. Әгәр бу вакыт чыккан икән, орлык тишелү көчен югалткан дигән сүз, дип кисәтә «Россельхознадзор» идарәсе.

Сатучыда орлыкларның һәр партиясенә сортын һәм утырту (чәчү) сыйфатларын раслаучы документлар булырга тиеш. Шик туа икән, сатучыдан әлеге тикшерү сыйфаты күрсәтелгән таныклыкны сорап алыгыз. Яңа сортны сатып алу алдыннан аның дәүләт теркәвенә кергәнлеген белешегез.

Читайте нас: