Язу кешенең вак моторика күнекмәләре үсешенә йогынты ясый. Ә бу исә баш мие үсешенә тәэсир итә. Язу практикасы булмау баш миендәге билгеле бер участокларның эш тукталуга китерә, дип сөйләгән Ковердяев.
Яңа технологияләр үскән саен, кешеләр клавиатура ярдәмендә язудан да туктый инде, тавыш белән генә текст җыя башлый. «Кызганычка каршы, бу безне язу күнекмәсеннән тагын да ераграк җибәрә», — ди ул.
Белгеч фикеренчә, әгәр кул белән язудан туктаса, киләсе буын исә бөтенләй яза белмәячәк. «Бу балалар өчен дә куркыныч. Киләчәктә — аларның балалары өчен дә. Әгәр алар хәзер язарга күнекмәсә, үз балаларын язарга өйрәтә алмаячак», — ди каллиграф.
«Язу — кеше турында барысын да сөйләп бирә», — дип әйткән психиатр-криминалист Михаил Виноградов.
«Кеше язуын үзгәртергә теләсә дә, аның нигезе үзгәрми. Язма базасы шул ук кала. Криминал яктан караганда, язуны үзгәртергә яки охшатып язарга тырышалар. Мәсәлән, банкта имза куйганда. Ләкин анда оста белгечләр утыра. Алар һәр хәреф, өтер буенча кем язганын ачыклый ала», — дигән белгеч.
Психология фәннәре докторы Александр Тхостов язу кешенең характеры турында да сөйли дип саный. «Пөхтә язу кешенең оешканлыгы турында күрсәтә. Язу зурлыгы кешенең ачыклыгы турында, аңлата», — ди психолог.