- Чәй, кофе һәм какао пешерү өчен кайнамаган су алырга кирәк. Кайнаган суны яңадан кайнатып пешергәндә аларның хуш исе, тәме бетә.
- Тәмле һәм хуш исле булсын өчен 2-3 төрле чәйне бергә салып пешерәләр.
- Әле генә ясаган чәйне яки кофены озак тотмагыз, аның төсе бозыла һәм тәме китә.
- Кофе тәмлерәк булсын өчен, пешергән вакытта аңа бераз аш тозы салырга кирәк.
- Чәйне сөтләп эчкәндә башта чынаякка чәй, аннары сөт, шуннан соң гына кайнаган су агызалар.
- Лимонны чәйгә кабыгын әрчеп, чәй ясалып беткәч кенә салырга кирәк. Шулай эшләгәндә чәйнең төсе сакланып кала.
- Какао порошогын башта шикәр комы, аннары җылы су салып, төерчекләре калмаслык итеп әйбәтләп изәргә, шуннан соң гына кайнаган сөткә салып кайнатып алырга кирәк.
- Бөртекле кофены тартыр алдыннан коры табада киптерсәң, ул хуш исле һәм тәмлерәк була.
- Шикәрне дымлы һәм башка азыклар торган урынга куймагыз. Ул үзенә дымны һәм ят исләрне тиз сеңдерә.
- Бал куерып шикәрләнеп китсә, аны аз гына җылытып алырга кирәк. Аны караңгы коры урында саклыйлар.