Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 гыйнвар 2019, 15:39

Вакыт белән идарә итү — безнең кулда

Галимнәр безнең барлык әгъза­ларыбызның эшчәнлеге өч тактлы циклга буйсынган булуын ачты. Көнгә өч тапкыр безнең физик көчебез арта, өч тапкыр арыганлык тоябыз. Кешенең кәефе дә шушы ритмга буйсына.

Менә шуларны искә алып, галимнәр кешенең көнкүреше, эше һәм ялы белән бәйле киңәш-тәкъдимнәр эшләде. Мәсәлән, шоферларга төнге 2дән алып иртәнге 4 сәгатькә кадәр руль артында утырмаска киңәш ителә (хәтта моңарчы 8 сәгать йоклап алган булсалар да), чөнки нәкъ менә шушы ике сәгать арасында кеше организмындагы “сәгать” йөрүдән туктый. Мәктәп балаларына исә өй эшләрен 16.30дан алып 18 сәгатькә кадәр төгәлләү әйбәт. Иң мөһим эшләрне иртәнге 10нан алып 12гә кадәр хәл итәргә тырышырга кирәк, чөнки безнең “эчке сәгатебез”нең иң шәп йөргән вакыты шул.

* Оста куллы кешеләр өчен иң кулай вакыт — 15 белән 16 сәгать арасы. Бу аралыкта бармаклар җитезрәк хәрәкәт­ләнә.

* Контакт сәгате — иртәнге 9. Кул кысышулар шушы вакытта ихлас һәм көчле була.

* Табибларга күренү сәгате: иртәнге сәгать 9да кеше тәне укол кадауны җиңелрәк кичерә.

* Мәхәббәт сәгате — иртәнге сәгать 8дә: бу вакытта җенси гормоннар күбрәк бүлеп чыгарыла.

* Физкультура сәгате — көндезге 13.30да. Кеше мускуллары шушы вакытта бик теләп хәрәкәткә килә.

* Ризык сеңдерү вакыты — 13 сәгатьтә. Кеше бернәрсә ашамаса да, бу вакытта ашказаны согы бүленеп чыга.

* Иммунитет сәгате — төнге 10. Кеше организмы төрле инфекциягә нәкъ менә шушы сәгать эчендә яхшырак каршылык күрсәтә.

* Дөньяга килү сәгате. Сабыйлар 24 сәгать белән иртәнге 4 арасында дөньяга килә.

* Хаталану сәгате — иртәнге 4 белән 5 арасында. Төнге сменада эшләүчеләр шушы сәгатьләрдә хаталаналар, ялгышлык җибәрәләр икән.

* Организмның иң җебек чагы да иртәнге 4 белән 5 арасында: кешенең кан басымы шушы сәгатьләрдә иң түбән чиккә җитә.

* Исерекләр сәгате. Сәгать 18 белән 20 арасында кеше бавыры организмга кергән алкогольне активрак үзләштерә.

* Спорт сәгате — 16 белән 18 сәгать аралыгында. Үпкәләрнең иң актив сулыш алырга сәләтле чагы.

* Сизү органнарына уңай вакыт — 17-19 сәгатьләр арасында. Тәм тою, ишетү һәм сизү органнарының иң сизгер эшләгән чагы.

* Үсү сәгате. Кешенең чәче һәм тырнаклары 16-18 сәгатьләр аралыгында тизрәк үсә икән.

Югарыда әйтелгәннәрне истә тот­канда, үзегезнең көнегезне дөрес планлаштыра, нәрсәне хәзер үк эшләп, нәрсәне кичектереп торырга икәнен хәл итә алырсыз.

Читайте нас: