Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 гыйнвар 2019, 16:37

​СЕРЕҢӘ ХУҖА БУЛ

Шундый мәкаль бар: «Әгәр берәр сүзне үзеңдә тотсаң, ул сүзгә син хуҗа. Ә аны кемгәдер әйтү белән, ул сүз сиңа хуҗа», – диләр. Шуның өчен мөмкин булганча азрак сөйләшергә кирәк – бу ислам динендәге кагыйдәләрнең берсе. Пәйгамбәребез әйтә: «Кеше Аллаһы Тәгаләгә иман китерсә, ул яхшы сүз генә сөйләр, яхшы сүз булмаса, бөтенләй сөйләмәс», – ди.

Яхшы сүзгә нәрсә керә? Кешене яхшылыкка чакыру, начарлыктан тыю, Аллаһы Тәгаләне искә алу, аралары бозылган ике кешене дуслаштырырга тырышу. Болар хакында сөйләшмәсәң, әйткәнемчә, гомумән, сөйләшүнең мәгънәсе юк.


Инде нинди серләрне сөйләргә ярый, кайсын ярамый дигән сорауга кайтыйк. Гомумән алганда, бер серне дә сөйләргә ярамый. Киңәш кирәк булган очракта гына, кем янынадыр килеп, бу хакта сүз башлый аласың. Әмма киңәшне дә теләсә кемнән түгел, бары акыллы кешедән сорарга кирәк. (Әгәр ул сиңа киңәш бирә алмый икән, аңа сөйләүдән ни мәгънә?) Бигрәк тә гайбәтчедән, сүз йөртүчедән сакланырга кирәк. Кайвакыт киңәшне чит кешедән сорау хәерлерәк тә: ул синең кем икәнеңне белми, шуңа күрә зыян сала алмый.


Күңел бушату дигән нәрсә бар. Моның өчен бер якын дустыңны сайларга кирәк. Сез инде бергә ниндидер сынаулар аша үткән ышанычлы кешең булырга тиеш ул. Аңа күңелне бушатырга ярыймы-юкмы дип сынап карыйсың килсә, башта мөһим булмаган бер сүзеңне әйтеп кара. Әгәр ул сүз кешегә чыга икән, димәк, бу дуска ышанып булмый – бүтән аңа сереңне сөйләп йөрмә.

Читайте нас: