Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 гыйнвар 2019, 17:20

нинди телефоннарда WhatsApp эшләми башлый?

1999 елда чыккан Nokia Series 40 операцион системалы телефоннарда WhatsApp эшләүдән туктый. Бу турыда компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ixbt.com мәгълүматы буенча, дөньяда Nokia Series 40 системасында эшләүче 1 миллиард чамасы телефон сатылган.


2020 елның 1 февраленнән башлап, WhatsApp мессенджеры 2.3.7 версияле Android һәм җиденчедән олырак iOS системаларында да эшләүдән туктый.


Шул ук вакытта мессенджерның кайсыбер функцияләре алданрак та эшләми башларга мөмкин, дип кисәтәләр.


Facebook WhatsApp мессенджерында акча күчерү өчен криптовалюта ясау буенча эшләр алып баруы турында да хәбәр чыккан иде.

Читайте нас: