Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 гыйнвар 2019, 15:59

Мәкерле терекөмеш

Терекөмешле градусник ватылган очракта нәрсәләр эшләргә ярамый:

1. Иң мөһиме — тузан суырткыч белән суыртмагыз. Тузан суырткыч терекөмешне җылыта һәм бу, үз чиратында, парга әйләнүне тизләтә генә. Кечкенә матдәләр тузан суырткыч детальләрендә торып кала, шунлыктан ул агулы парлар таралу чыганагына әйләнә. Тузан суырткычыгыздан котылу юлын эзләргә туры киләчәк.

2. Себерке, щетка белән себерергә ярамый. Терекөмеш кечкенә шарчыкларга таралып, аларны эзләп табу авырлашачак.

3. Чүпрәк белән дә җыймагыз. Бу исә агулы матдә белән зарарланган мәй­данның артуына гына китерәчәк.

4. Канализация, чүп үткәргечләргә ташламагыз. Алай итеп агулы тимердән барыбер котыла алмаячаксыз. Нәтиҗәдә, үзегез генә түгел, күрше-тирә, башка кешеләр дә агулы һава сулаячак.

5. Терекөмеш җыелып бетмичә фатирда үтәли җил булдырмагыз, чөнки болай да “шук” сыекча җил ярдәмендә тизрәк таралачак.

6. Терекөмеш киемгә эләккән очракта аны кер юу машинасына салып юу бик зур хата. Бу очракта бердәнбер дөрес юл — киемне юк итү.


Терекөмешне ничек җыеп алырга соң?

Иң мөһиме — җыеп алырга кирәк. Җыймаган очракта, парга әйләнү сәбәпле, ул кешеләрне агулаячак. Тәү чиратта, бүлмә ишеген ябып, тәрәзәне ачарга һәм бүлмәне җилләтергә кирәк. Ләкин үтәли җил булдырмау зарурлыгын онытмагыз!

Аягыгызга бахилл киегез, борынны респиратор, ул булмаган очракта юеш марля белән каплагыз. Арытаба куе марганцовка эремәсе һәм сабынлы-содалы эремә әзерләгез. Ак җиһазларда марганцовканың эзе калу сәбәпле, сабынлы-содалы эремә белән эшкәртелә.

Шулай ук ике кәгазь бите, пумала, скотч, фонарь кирәк булачак. Ватылган градусник кыйпылчыкларын җыеп, сулы банкага салыгыз. Кәгазь ярдәмендә кечкенә шарларны бергә туплагыз һәм пумала белән кәгазьгә себереп кертеп, банкага салыгыз. Күзгә күренмәгән вак шарларны скотч ябыштырачак. Кулланыл­ган скотчны да банкага салырга кирәк. Фонарь белән яктыртсагыз, калган шарларны да күреп булачак.

Банканы ныклап ябып, терекөмеш җыя торган пунктка тапшыру зарур. Терекөмеш түгелгән урынны бер юганда — марганцовка, икенчесендә сабынлы-содалы эремә белән бер атна чамасы көненә 2-3 тапкыр эшкәртергә кирәк.

Читайте нас: