Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 гыйнвар 2019, 12:11

Машина кабынмаса...

Клемма белән аккумулятор бәйләнешләрен тикшерегез. Ул начар булса, машина кабынмаска мөмкин. Бу көчле суыкта гына түгел, башка һава шартларында да булырга мөмкин.

* Суык көнне аккумуляторны җылы урынга кертегез. Ул туңса, машина кабынмаячак. Игътибар! Аккумуляторны җылылык чыганаклары белән җылытырга тырышмагыз, бу сезнең сәламәтлегегез өчен куркыныч. Аны бүлмә температурасында гына җылытырга ярый.


* Машинаны кабызыр алдыннан ерак һәм якын утларны 20-30 секундка яндырып алыгыз.


* Суык көнне машинагыз эшләмәсә, этеп кабызып карагыз. Аккумуляторның булган заряды җитәргә тиеш.


* Кыш көне машинаны кабыза торган җайланмалар да бар. Аларны сез запчастьләр сатылучы кибеттән алаласыз.


* Иң мөһиме – машинагызга яңа аккумулятор алыгыз. Кыш көне машина кабынмауга күбе­сенчә аккумулятор “гаепле”.

Читайте нас: