Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 гыйнвар 2019, 18:07

Әче борычны кышын тәрәзә төбендә үстереп була

Аны үстерү әллә ни авыр түгел. Төп таләп: тәүлегенә 3-4 сәгать кояш яктысы белән тәэмин итү. Ике-өч айдан әллә ни зур булмаган борычлы, куе куак үсеп чыга. Әче борыч бер урында биш елга кадәр уңыш бирә ала.

Өйдә үстерү өчен иртә өлгерә торган, үзлегеннән серкәләнүче сорт һәм гибритлар кулай. Болар:


Астраханский 147

Украинский горький

Бабье лето

Огонёк

Пиковая дама

Пупсик

Кармен

Суперчили F1

Курьёз


Моннан тыш, Змей Горыныч һәм Слоновый хобот сортларын да бакчачылар яратып куллана. Беренчесе мул уңыш бирә. Борыч үтә әче тәмгә ия. Икенчесе – әче борычлар арасында иң зур булып үсә торганы. Аның буе 27 см га җитә.

Борычны көньяк, көньяк-көнчыгыш, көньяк-көнбатышка караган тәрәзә төбендә үстерәләр.


БОРЫЧ ҮСТЕРҮГӘ ТАЛӘПЛӘР:

– сыйфатлы туфрак әзерләү;

– кышын бер-ике сәгать өстәмә яктылык булдыру;

– туфракның кибүенә юл куймау;

– үсемлекләрне сирәкләргә кирәкми;

– уңыш бирә башлагач тукландырырга онытмагыз.

Читайте нас: