Элеккеге заманнарда аяк киемнәрен каты күннән һәм агачтан ясаганнар. Аларны киеп йөргәндә аяклар шешкән, кабарып чыккан, сөялләр барлыкка килгән. Шуңа күрә кешеләр шактый гади ысул уйлап тапкан.
Технологияләр хәзерге кебек алга китмәгән заманнарда, аякка сөял чыкмасын өчен оекбаш эченә сабын сөрткәннәр. Йөри торгач бу сабыннан каты күбек барлыкка килгән һәм аяклар бер урынга гына ышкылып кабармаган.
Кешеләр үзләре белән берничә пар оекбаш алып йөргән. Чөнки сабын күбеге һәм тир бергә укмашып, оекбашлар озакка чыдамаган.
Шулай да аяк кабарса, сөял чыкса, салога спирт кушып, шушы катнашманы аякка сылап куйганнар. Бер төндә аяк төзәлә, дип ышандыралар киңәшләр сайтында.