Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 гыйнвар 2019, 17:44

Цитрус кабыгын ташларга ашыкмагыз

Төрле цитрус кабыкларын бер савытка салып, кием шкафына яки юыну бүлмәсенә куярга мөмкин. Алар тәмле ис таратып кына калмый, көя күбәләгеннән дә саклый.

- Аш пешерү бүлмәсендәге исләрне дә әфлисун, мандарин кабыгы киметә ала. Кабыкны чүп чиләге төбенә салып куярга була.
- Вакланган кабыкларны туфракка черемә буларак кулланалар. Аның исе түтәлләрне эт, песиләрдән дә саклый. Шуңа, йорт хайваннары өйдәге гөлләргә тимәсен, дисәгез, үсемлек яфракларын цитрус кабыгы белән ышкыгыз.
- Ашаганнан соң лимон, яки лайм кабыгын чәйнәп кую сулышны чистарта.
- Өйгә хуш ис таралсын дисәгез, цитрус кабыкларына бераз су салып, әкрен утка куегыз.
- Аяк киеме астына ябышкан сагыз яки сумаланы да кабык ышкып бетерергә була.
- Бакчадагы кырмыскаларны бетерү өчен, блендерда, берничә төр цитрус кабыгына җылымса су өстәп, катнашма ясыйлар.
- Кипкән, он итеп изелгән кабыкларны ванна кергәндә, хуш ис өчен, суга салалар.
- Цитрус кабыкларын өйдә сабын ясаганда да кулланалар.
Читайте нас: