Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 гыйнвар 2019, 16:14

​КЫШНЫҢ ИКЕНЧЕ ЯРТЫСЫНА ҺАВА ТОРЫШЫ БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ

Быелгы кыш явым-төшемгә бай. Ул нормадан 128–222% ка артып киткән. Кар көртләре биеклеге 65 сантиметрга җитте.

Быелгы кышның тагын бер үзенчәлеге: җепшек көннәрнең булмавы. Шуңа да кар көртләре өелде, дип аңлата белгечләр.


Ялларда һава температураcы -4 +1 дән түбән төшмәячәк, карлы яңгыр, җил булуы көтелә. Бураннар булмый.


Кышның икенче яртысында да һава температурасы нормадан артмаячак, дип фаразлана. Ә ул исә гыйнвар аенда -13, февральдә -12, мартта -5-7 градус тирәсе. Безнең республика төньяк циклон астында. Ә ул арктик салкыннарга үтеп керергә ирек бирми. Шуңа да температура нормадан түбән төшми.

Читайте нас: