Бу көнне суны аруландыру гамәле кылына, христианнар исәпләвенчә, бу су бик шифалы һәм зур кодрәткә ия, Иисус Христос кергәннән соң Иордан елгасы суы да шундый булган.
- Ул чукынганнан соң, күктән Ходай тавышы ишетелә, ул аны үз улы дип атый, аңа күгәрчен образында Изге тын иңә. Без шул рәвешле, изге өчлекне күрдек, шул вакыттан Аллага якынаю башлана. Бу бәйрәмнең асылы менә шунда инде.